Казанда 14 яшьлек кыз югалган дип хәбәр итә "Лиза Алерт". Миланага 14 яшь, ул 20 апрельдә өеннән чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Аның буе 170 см, ябык, сары чәчле. Джинс жакет, ал майка, кара джинс чалбар, кызыл кроссовкалар кигән, кызыл рюкзактан.
Аның турында хәбәрләре булучыларның 112 номеры буенча шалтыратуы сорала.