Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда 12 яшьлек малай үги атасының машинасына иптәшләрен утырып чыгып киткән

Машина әйләнеп каплангач, салондагы кызлар имгәнгән.

news_top_970_100
Казанда 12 яшьлек малай үги атасының машинасына иптәшләрен утырып чыгып киткән

Казанның Привокзальная урамында «ВАЗ-2107» машинасы әйләнеп капланган. Автомобиль белән 2008 елда туган малай идарә иткән. Авариядән соң ул урыннан качып киткән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Авариягә очраган «ВАЗ-2107» машинасы салонында 14 яшьлек ике кыз да була. Аларның баш мие селкенгән, кызларны хастаханәгә озатканнар. Машина бәрелгәндә алар арткы утыргычта утыра, иминлек каешын да эләктермиләр.

Соңрак ачыкланганча, үсмер малай әнисе белән яши торган ир-атның машинасын урлый. Ул акрын гына машина ачкычларын ала һәм туган сеңлесен, дусларын утыртып алып чыгып китә. 

Авариядән соң, үсмер урыннан кача, тик аны хокук саклаучылар эзләп таба. Үсмерне әнисе белән бергә полиция бүлегенә алып киләләр.

Малайның анасын балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча вазифаларын үтәмәгән өчен җаваплылыкка тарталар. Гаилә махсус хисапта торуы ачыклана, малай үзе дә мәктәптәге хисапта теркәлгән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы әти-әниләрне балаларының иминлегенә җаваплы карарга чакыра. Балагыз кайда һәм нишләп йөргәнен белергә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100