news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда 11 яшьлек кыз югалган

Казанда 11 яшьлек кыз югалган

news_top
Казанда 11 яшьлек кыз югалган
Казанда югалган 11 яшьлек кызны эзлиләр. Бу хакта "Татар-информ"га "Лиза Алерт Татарстан" эзләү отряды хәбәр итте.

"Бүген төнлә сәгать өчләр тирәсендә волонтерлар кызны Габдулла Тукай урамы тирәсендә эзли башлады. Кыз шул тирәдә югалган дип фаразлана. Иртәнгә кадәр эзләделәр, хәзергә эзләү операциясе вакытлыча туктатылды. Әлегә бала табылмады. Эзләүдә 50ләп кеше катнаша", - дип сөйләде эзләү операциясе вәкиле Артем Латышев.

Кыз кичә иртән югалган. Аның билгеләре: буе 170 см тирәсе, уртача тазалыкта, күзләре коңгырт, чәчләре көрән төстә. Соры пуховик, җете яшел төстәге башлык, соры төстәсе "дутик" итекләр кигән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар