Казанлыларны бушлай татар теле курсларына чакыралар. Дәресләр 10 августта башлана һәм алты атна дәвам итәчәк. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Укулар ике юнәлештә була: программа телне бөтенләй белмәүчеләр (башлангыч төркем) һәм үз белемнәрен тирәнәйтергә теләүчеләр (дәвам итүчеләр төркеме) өчен әзерләнгән.
Дәресләрдә сөйләм телен үстерү һәм тел кагыйдәләрен өйрәнү каралган. Һәр очрашу 2 сәгать дәвам итәчәк.
Укулар тәмамлангач, иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучыларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак, дип хәбәр итә Телләр мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
Туган телнең гүзәллеген ачарга теләүчеләргә алдан теркәлү зарур – урыннар саны чикләнгән.
Әлеге курсларны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә Казан мэриясе оештыра.