Казанда 1 октябрьдә ягып җылыту сезоны башлана: проблемалар булса, кая мөрәҗәгать итәргә?
1 октябрьдә Казанда ягып җылыту сезоны башлана. Шәһәр мэриясе хәбәр иткәнчә, күпфатирлы йортларга, социаль тармак объектларына, коммерцияле һәм сәнәгать оешмаларына 16 меңнән артык кулланучыга җылылык биреләчәк. Профильле оешмалар, шул исәптән «Татэнерго», «Казэнерго» һәм ведомство котельнялары барысы да инфраструктураның әзер булуын раслады.
Җылылыкны нормативтан иртәрәк бирәләр
Норматив нигезендә җылылыкны уртача тәүлеклек температура 8 градуска кадәр төшкәч һәм 5 тәүлек дәвамында шушы күрсәткечтә торгач бирәләр. Ләкин бу эшне иртәрәк башлау карары кабул ителде: синоптиклар фаразына караганда тиешле температура чиге киләсе атнада көтелә, әмма системаны эшләтеп җибәрүне кичектермәскә булганнар.
«Быелгы озын җәйге сезон җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга ягып җылыту сезонына җитди әзерлек башкарырга мөмкинлек бирде. Тик алда – октябрь суыклары, шуңа күрә пәнҗешәмбедән җылылыкны этаплап бирә башлыйбыз. Бу бик җаваплы эш һәм бер мизгелдә генә эшләнми. Гадәт буларак, беренче чиратта социаль объектлардан: мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан, хастаханәләрдән башлыйбыз. Торак йортларга килгәндә исә, монда бурыч идарәче компанияләргә йөкләнә: алар йортта яшәүчеләр белән элемтәдә булырга һәм җылылык бирү вакыты буенча теләк-тәкъдимнәргә колак салырга кирәк», – дип сөйләде Казан мэры Илсур Метшин.
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
Старт алдыннан ниләр тикшергәннәр
Кышка әзерләнү эшләрендә муниципаль комиссия инфраструктурага зур тикшерү уздырган. Аңа 6 меңнән артык күпфатирлы йорт, 50-1200 мм диаметрлы ике мең километр урам җылылык челтәрләре, 9 меңгә якын йорт эче челтәрләре, шәһәрдәге өч ТЭЦ һәм районнардагы зур котельнялар («Азино», «Горки», «Савиново»), «Казэнерго» җәмгыятенең 125 котельнясы һәм 43 ведомство объекты кергән. Шулай ук 878 муниципаль бюджет оешмасының һәм 9,5 меңнән артык башка кулланучының әзерлеге дә комплекслы бәяләнгән.
Алдарак Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, Казандагы күпфатирлы йортларның 98 процентында җылылык системаларына промывка һәм опрессовка ясалган, социаль тармак объектлары 95 процентка әзер.
Узган ягып җылыту сезоны Казанда 220 көн – 29 сентябрьдән 7 майга кадәр дәвам иткән – һәм резонанслы сүндерүләрдән башка гына узган. Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, соңгы берничә елда шәһәрдә кулланучыларны алты сәгатьтән дә озагракка җылылыксыз калдырган аварияләр булмаган.
Җылылык кушу процессы – катлаулы технологик процедура, ул гидравлик режимнар синхронизациясен таләп итә. Үткәргеч торбаларны тутырырга, тупик участоклардагы һаваны кысрыклап чыгарырга һәм басым нормасын көйләүне булдырырга кирәк. Җылылык челтәрләренең озынлыгын (10 мең километрдан артык) һәм кулланучылар санын (16 меңнән күбрәк) исәпкә алып, норматив параметрларга чыгу ике атнага кадәр вакыт алачак.
«Татэнерго» генераль директоры Рәүзил Хаҗиев сүзләренчә, быел «соңгы елларда моңарчы күрелмәгән күләмдә эш» башкарылган. Аерым алганда, Казанда 22,8 мең километр җылылык челтәрләре төзекләндерелгән.
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
Җылылык белән проблема булганда кая мөрәҗәгать итәргә?
Ягып җылыту сезоны башлангач фатирда яки йортта җылылык булмаса, радиатор агызса яки җылылык белән башка проблемалар булса, 8 (843) 236-41-23 номеры буенча «Ачык Казан» системасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Халык «Пуск тепла» дигән махсус баннер урнаштырылган системада гариза калдыра ала. Шулай ук 8 (843) 222-72-22 номеры буенча Казан мэриясенең колл-үзәгенә мөрәҗәгать калдырып була. Линия 8:00 – 20:00 сәгатьләрдә эшли, төнлә гаризаларны робот кабул итә. Аварияләр турында гаризалар тәүлек әйләнәсе кабул ителә.
Алдарак республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республикада мөмкин булган аварияләрне булдырмый калу өчен торбалар, котеллар һәм генераторлардан 160 млн сумлык резерв фонды булдырылды, дип хәбәр иткән иде. Моннан тыш, Татарстанда 18 транспортабель котельня да бар, алар кирәк булган очракларда теләсә кайсы торак пунктка оператив рәвештә алып барыла һәм җылылык челтәрләренә тоташтырыла.
Чыганак: «Татар-информ», Илья Симагин