Казанда 1 гыйнвардан җәмәгать транспортында йөрү бәясе 46 сумга кадәр арта. 100 тапкырга исәпләнгән юл йөрү картасы белән түләгән очракта, юл йөрү бәясе 36 сум була. Бу хакта «Татар-информ« хәбәр итә.
Бүгенге көндә Татарстан башкаласында автобусларда, трамвайларда һәм троллейбусларда йөрү бәясе 43 сум. Шулай итеп, юл йөрү бәясе 3 сумга кыйммәтләнәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Казан метрополитенында йөрү бәясе, шулай ук, яңа ел башыннан 46 сумга кадәр арта.
Элегрәк ТР Дәүләт тарифлар комитеты 2026 елга җәмәгать транспортында йөрүгә максималь тарифларны раслады.