Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан журналисты, «Реальное время»ның элекке баш мөхәррире Сергей Кощеев авыр яраланган

news_top_970_100
Казан журналисты, «Реальное время»ның элекке баш мөхәррире Сергей Кощеев авыр яраланган
Фото: "Реальное время"

Казандагы «Реальное время» сайтының беренче баш мөхәррире, Казан журналисты Сергей Кощеев ДНРның Авдеевка юнәлешендә барган бәрелешләрдә авыр яраланган. Ул штурм төркемендә булган. Сугышта ул кулын югалткан һәм ярчыклар белән яраланган. Сергейга Ясиноватая шәһәре госпиталендә операция ясаганнар. Хәзерге вакытта ул аңында, Ростов шәһәрендәге госпитальдә, дип яза «Реальное время».

Сергей Кощеев 28 июньдә, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китте. Ул рядовой булган, гранотометчик булырга күнекмәләр узган.

«Реальное время» язуынча, Сергей Кощеев: «Озакка сузылган газаплы дәвалану курсы һәм реабилитация көтәм, бернәрсәгә дә үкенмим. Казанга якынрак госпитальдә булыр идем», – дигән.

Сергей Кощеев мошенниклыкта гаепләнә иде. Тикшерү фаразы буенча, ул 2019 елда, эшмәкәрләргә бушлай консультацияләр уздырам, дигән сылтау белән, 6,9 миллион сумлык федераль акчаларны үзләштергән, ә 2020 елда иптәше Әнвәр Айнутдинов белән тагын 7,3 млн сум урлаган. Акча үзләштерүгә бәйле судларның берсенә Сергей Кощеев килми, ә аның яклаучысы Кощеевның Оборона министрлыгы белән контракт төзүен белдерә, дип язды «БИЗНЕС Online». Мошенниклык эше буенча Айнутдинов кына хөкем ителәчәк, ә Кощеевка каршы эш туктатыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100