news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан зоопаркында 103 грамм авырлыктагы лемур баласы туган

news_top
Казан зоопаркында 103 грамм авырлыктагы лемур баласы туган
Фото Казан зооботаника бакчасы тәкъдим иткән, https://kzn.ru

Казанның зооботаника бакчасында тагы бер яңалык – Муси белән Коти исемле парның 103 грамм авырлыктагы баласы туган. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте яза.

Зооботаника бакчасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, яңа туган лемур баласы үзен яхшы хис итә һәм әти-әнисе белән бергә бакчага килүчеләр янына да чыга. Шул ук вакытта әлегә ул гел әнисе янәшәсендә булганга, белгечләр аның җенесен билгели алмый.

Хезмәткәрләр билгеләп үткәнчә, вакыт узу белән ул мөстәкыйльлеккә өйрәнәчәк һәм бу елның март аенда бер яше тулган өлкән абыйсы Максим белән бергә вольерны тикшерә башлаячак.

Әлегә аңа исем сайланмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар