Казан зооботаника бакчасына Калмыкия башлыгы Бату Хасиков бүләк иткән ике дөя кайткан. Бу хакта зооботаника бакчасы сайтында хәбәр ителә.
Дөяләр Казанга Калмыкия Республикасының Яшкүл бистәсендәге нәселле мал үрчетү хуҗалыгыннан китерелгән. Аларның Казанга кайту юлы Ростов, Волгоград һәм Әстерхан өлкәләре аша узган.
Бу хайваннар дала шартларына яхшы җайлашкан, җәйге эсселеккә дә, кышкы салкыннарга да чыдам.
Хәзерге вакытта дөяләр «Замбези елгасы» территориясендә урнашкан. Аларга ветеринарлар һәм зооботаника бакчасы белгечләре күзәтүе астында яңа шартларга ияләшү чоры узарга туры киләчәк.
Ияләшкәннән соң, дөяләр саваннада яшәячәк. Анда килүчеләр аларны ел әйләнәсендә, шул исәптән кышын да күзәтә алачак.
Ике өркәчле дөяләр температура үзгәрешләренә яхшы җайлашкан. Куе йон катламы аларга салкынны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә, ә сезонлы йон кою җылы көннәр башлангач яңа шартларга ияләшергә мөмкинлек бирә.
Бу хайваннарга печән һәм башка үсемлек азыклары ашаталар. Зооботаника бакчасы белгечләре дөяләрне ел дәвамында тиешле азык белән тәэмин итәчәк һәм алар өчен уңайлы шартлар тудырачак.