Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан үзәгендә төнге атышта ике ир-ат җитди яраланган - атыш мизгеле видеода

Яраланган егет автомобильдән чыга, коралны тартып алмакчы була.

news_top_970_100
Казан үзәгендә төнге атышта ике ир-ат җитди яраланган - атыш мизгеле видеода

25 декабрьдә кич белән Казанның Университет урамында атыш булган. Билгесез кеше ике ир-атка атып киткән. Вакыйга урыннан видео социаль челтәрләрдә таралды. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, яшь ир-ат машинага утыра. Аның янына кораллы кеше килә һәм ата. Яраланган егет автомобильдән чыга, коралны тартып алмакчы була. Аңа тагын бер тапкыр аталар. Җинаятьчене машина хуҗасының танышы туктатмакчы була. Ләкин, аңа да пуля эләгә. Шуннан соң һөҗүм итүче ир-ат качып китә.

Агентлыкка Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иткәнчә, вакыйга Островский һәм Униеврситет урамнары чатында була. Казанда план-перехват игълан ителә. Җинятьчене эзләү бара.

Яралы ир-атларны Казанның 7нче хастаханәсенә озатканнар. Агентлыкка Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иткәнчә, аларның хәле катлаулы һәм бик катлаулы дип бәяләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100