Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан үзәгендә мич ягалар: “Татар утары”нда ризыкларны мичтә әзерлиләр

Әгәр сезгә Казанның үзәгендә булып, тамак ялгарга туры килсә, “Татар утары”на тукталырга онытмагыз. Ашыйсыгыз килмәсә дә сугылып чыгыгыз. Чөнки биредә ашау залларыннан тыш, балчыктан ясалган чүлмәкләр галереясы, хәтта зоопарк та бар. Анда тавык, сарык, кәҗә, пони яшәп ята.

news_top_970_100
Казан үзәгендә мич ягалар: “Татар утары”нда  ризыкларны мичтә әзерлиләр

Балаларга гына түгел, шәһәр ыгы-зыгысыннан туйган өлкәннәр өчен дә ял итү почмагы бу.

Ә ресторанда тәкъдим ителгән хәләл ризыклар телеңне йотарлык тәмле.

“Татар утары” ишегалдына килеп керү белән үзеңне туган йортыңа эләккәндәй хис итәсең. Чөнки монда мичкә яккан утын исе, коймак исе каршы ала. Әрдәнә-әрдәнә утын өелгән. 

Матурлыгына да таң калырлык. Тыныч. Уңайлы. Ә ресторанга килеп керү белән татар моңына ураласың. Хезмәт күрсәтүче егет-кызлар да татар милли киеменнән. Башларында калфак-түбәтәй, бал итәкле күлмәк һәм камзул. Барысы да мөселман төсендә – яшел. Хәер, биредә хезмәт куючы һәркемнең костюмы яшел төсле.

“Татар утары”на бер баруымда аның генераль директоры Венера Шаһиәхмәтова белән сөйләшеп утырдык. Ул да ресторанның “милли” төсе – яшел бәрхет күлмәктән.

Узган гасыр стенасы калган яңа ресторан

Иң элек “Татар утары” белән таныштырып китәргә кирәктер. Әлеге кунакханәле-ресторан комплексы Кабан күленә карап тора, бик матур җирдә урнашкан. Татар утары – реставрацияләнгән тарихи бина. Ул ресторан буларак, 2013 елда Универсиада алдыннан ачылды.

– Бу бинаны сатып алган чакта биналар 70% ташландык хәлдә иде. Аны нульдән күтәрдек дисәк тә дөрес булыр. Күрәсезме, стеналар узган гасырныкы. Дөрес, без аны бизи дә, обой да ябыштыра ала идек. Әмма максатыбыз шул заман кирпечләрен күрсәтү булды.

Беренче вакытта икенче катны офис бүлмәләре итәргә теләгән идек, аннан икенче төрле уйладык. Беренче катта балчыктан эшләнгән чүлмәкләр, Кукмара итекләре, чүәк, читекләр, Алексеевск сөлгеләре галереясы урнашкан, – диде Венера Шаһиәхмәтова. – Безгә туристлар бик күп килә. Иске Татар бистәсе бит инде ул туристлар почмагына әверелде. Аларның күп өлеше безнең ресторан аша үтә.

“Мичтә пешкән ризыктан балачак тәме килә”

Ресторатордан ресторанның төп үзенчәлеге булган утын ягыла торган мич турында да сорамый булдыра алмадым.

– Безнең төп горурлыгыбыз ул – утын ягыла торган мич. Хәзер мин авыл өйләрендә дә олы мич калганын белмим. Халык заманчалаша, мичтә пешергән ризыкның тәмен оныта башлады. Мич ризыгы бит ул - безнең балачак хатирәсе. Ресторан ачу турында уйлагач, мич булдыру турында уйладык. Комплекста ике мич бар: Казан һәм Болгар мичләре. Анда сарык бәтие, каз, үрдәк, тавык, коймак пешерәбез. Анда пешкән ризыкның тәмлелеген әйтеп бетерерлек түгел. Туристлар безгә мичтә пешкән өчпочмак ашарга килә. Бездә өчпочмакның әллә ничә төре бар: сыер ите белән, үрдәк итеннән, каз һәм сыер итеннән, кабак белән сыер итеннән дә телеңне йотарлык була. Безгә нәкъ менә татар милли ризыкларын ашарга киләләр. Тутырма, ат итеннән казылык, кыстыбый дисеңме? Аның да әллә ничә төрен тәкъдим итәбез. Бәрәңге, тарыдан кала, яшел тәмләткечләр белән дә пешерәбез, – дип меню белән таныштыра Венера Шаһиәхмәтова.

“Безгә килгән кеше өчпочмак белән сарык ите ашамыйча китми”

Ресторан комплексы үз эченә кунакханә белән зоопарк, күргәзмәләр галереясын алуны әйтеп уздым инде. Аның шулай ук 6 ашау залы, кышкы бакча һәм балкон өлеше бар.

“Алан-аш” кафесына халык тиз генә килеп, ашап чыгып китә ала. Ул иртәнге 9дан кичке 9га кадәр эшли. Беренче һәм икенче аш кергән тулы төшке аш якынча 700-1000 сум тора. Көндез исә, иртәнге 11дән 3кә кадәр һәркемгә 30% ташлама каралган. Туй, туган көн уздыручыларга да ташламалар.

Мәҗлес үткәрүчеләр өчен дә барлык уңайлыклар бар: 19 номерга исәпләнгән өч йолдызлы кунакханә – шуның мисалы.

“Татар утары”нда 100ләп кеше хезмәт куя.

– Туристлардан сорыйм кайвакыт, каян белеп безгә килдегез?” дим. “Казанга барсагыз, “Татар утары”нда ашагыз дип киңәш иттеләр” диләр. Безгә килгән кеше өчпочмак һәм мичтә томалап пешергән сарык ите ашамыйча китми, – ди Венера ханым.

Мич – ризык әзерләүдә төп җиһаз. Салкын кабымлыклардан кала, һәр ризык мичтә әзерләнә. Аш шулпасы да хәтта. Итне кичтән мичкә куеп калдыралар да, иртәнгә әзер шулпа була.

Мичтә томалап пешергән сарык ите дә – менюдагы популяр ризык.

– Төрле бәйрәмнәргә яшьләр дә килә бит инде. Мин аларга “Әйдәгез, икенче ашка мичтә пешкән сарык ите сайлыйбыз, пешерәләр, сезнең янга алып чыгып кисәләр” дим. “Юк, юк без сарык ите ашамыйбыз” дип каршы килеп маташалар. Беренче реакция бу. Ашап карагач исә, тәэсирләре искиткеч. “Моннан бит сарык исе дә килми” дип аптырыйлар. Мичтә томалап пешергән сарык итенең исе юк, тәме генә бар”, – ди Венера Шаһиәхмәтова.

Бирегә туй, туган көн үткәрергә генә түгел, Коръән ашларына да теләп җыелалар. Олы яшьтәге апа-абыйлар туган көннәрен дә милли ризыклар белән монда үткәрә. Көндезләрен чәйләп чыгучы апалар да бар.

Венера Шаһиәхмәтованың һәр сүзендә, һәр гамәлендә үз эшен чын күңелдән яратуы сизелә.

– Эшемне, кунакларымны үлем яратам.. Хезмәткәрләремнән дә шуны таләп итәм. Эшегез ошамаса, кунакларны шатланып каршы алып, матур итеп хезмәт күрсәтәсегез килми икән, китегез дим, – ди хуҗабикә.

Телеңне йотарлык сарык ите белән яшел тәмләткечле кыстыбыйдан без дә авыз иттек. Кабан күленә карап торган искиткеч уңайлы залда, аккошларны күзәтә-күзәтә. Онытып торам бит, “Татар утары”ның пар аккошлары да бар. Алар җәен дә, кышын да шунда. Чөнки су туңмый, ә аны махсус агрегат җылыта...

Киләчәктә “Татар утары”на барып, җаныңа хуш килгән пилмән ашарга мөмкин булачак. “Әни пилмәне” кафесында ат, тана ите, хәтта балыктан да пилмән ашарга мөмкин.   

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100