Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан үзәгендәге кибет парковкасында атлар өчен урын ясаганнар

Социаль челтәр кулланучылар бу урынның кемнәр өчен оештырылуы турында баш вата.

news_top_970_100
Казан үзәгендәге кибет парковкасында атлар өчен урын ясаганнар

Казанның Үзәк универсаль кибете (ЦУМ) янындагы парковкада ат башы сурәтләнгән парковка урыны барлыкка килгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә таралган фото күпләрне баш ватарга мәҗбүр иткән. Алар бу урынга кем тукталырга тиеш икәнен аңлый алмый.

Агентлык бу сорауны сәүдә үзәге администрациясенә биргән. Ләкин анда бу турыда аңлатма бирүдән баш тартканнар.

Моңа кадәр ЦУМ янында Россиядә беренче булып хатын-кызлар өчен парковка урыны ясаганнар иде. Тик бу урынны тиз арада бетерделәр, диелә әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100