Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан үзәгендә автобус җиңел машинага бәрелгән мизгел видеога эләккән

Пассажирлар утырган маршрут автобусы светофорның кызыл утына чыгуы билгеле.

news_top_970_100
Казан үзәгендә автобус җиңел машинага бәрелгән мизгел видеога эләккән

Бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Казан үзәгендә, Татарстан һәм Сәлимҗанов урамнары чатында юл һәлакәте булган. Пассажирлар утырган маршрут автобусы «Ауди» җиңел машинасына бәрелгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Авария вакытында алты кеше имгәнгән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Автобус светофорның кызыл утына чыгып, җиңел машинага бәрелүе билгеле. 

Җиңел машина салонында бикләнеп калган шоферны коткаручылар чыгарган. Бу кеше авыр хәлдә булган. 

Башлангыч мәгълүматлар буенча, автобуста баручы биш пассажир да имгәнгән.

Җиңел машина йөртүчесенә Казанның 7нче хастаханәсендә операция ясаганнар. Җиңелчә имгәнгән ике пассажирны да шушында китергәннәр. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Авария урынында юл инспекторлары эшләгән. Хокук саклау органнары һәлакәт ничек килеп чыкканын ачыклау белән шөгыльләнә.

Автобус җиңел машинага килеп бәрелгән мизгел узып баручы машина видеорегистраторына эләккән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100