news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан үзәгендә авария нәтиҗәсендә ике машина котычкыч хәлгә килгән

Хатын-кыз йөртүче гаебен таныган.

news_top
Казан үзәгендә авария нәтиҗәсендә ике машина котычкыч хәлгә килгән
12 июльдә көндез Зур Кызыл һәм Пушкин урамнары чатында, Татарстан Министрлар кабинеты (Кабмин) бинасы каршында юл һәлакәте булган. Бу турыда "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте.

Hyundai машинасында хатын-кыз йөртүче Ford автомобиленә килеп бәрелгән. Авариядә ике машина да җитди зыян күргән. Hyundaiның алгы тәгәрмәче өзелгән. Fordның исә алгы өлеше җимерелеп беткән.



"Ford" пассажиры аркасы һәм башының арткы ягы авыртуга зарланган. Аны хастаханәгә озатканнар.

"Hyundai" йөртүчесе гаебен таныган. Ул ярдәмче юлдан барганда, "Ford" машинасын уздырып җибәрмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар