news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан үзәгендә атышта яраланган кешеләрнең берсе үлгән - атыш мизгеле видеода

Университет һәм Островский урамнары чатында булган җинаятьтә шикләнелүче 55 яшьлек ир-атны эзләү бара.

news_top
Казан үзәгендә атышта яраланган кешеләрнең берсе үлгән - атыш мизгеле видеода

Казанның Университет урамында 25 декабрьдә булган атышта яраланган ике кешенең берсе үлгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

25 декабрьдә Островский һәм Университет урамнары чатында билгесез кеше атыш оештырды. Вакыйга видеокүзәтү камераларына эләккән иде.

ТТ пистолеты белән коралланган 55 яшьлек ир-ат иномаркадагы 47 яшьлек ир-атны һәм аның 45 яшьлек дустын атты. Беренчесенең кулы, икенчесенең корсагы яраланды.

Яраланган ике ир-атны 7 нче хастаханәгә озаттылар һәм шунда операция ясадылар. Аларның хәле «катлаулы» һәм «бик катлаулы» дип бәяләнде.

Бу вакыйгадан соң җинаять эше ачылды. Җинаятьтә шикләнелүче 55 яшьлек ир-атны эзләү бара.

Фото: 16.мвд.рф

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар