Казан юлында ике иномарка хуҗасы сугышкан
Машиналар бәрелешкән, тәрәзә ватык, һәркем көндәшен гаепли.
Себер трактында ике иномарка бәрелешкән. Машина йөртүчеләр уртак фикергә килә алмагач, сугышып киткән. Бу турыда "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте.
Машина йөртүченең берсе Екатеринбургтан килгән. Ул Казан йөртүчесен узганда бәрелгән, урыннан качмакчы булган. Шуннан соң, машинасыннан бита алып, көндәше машинасының тәрәзәсен ваткан, диелгән бу хәбәрдә.
Тик Екатеринбург кешесе гаебен танымый икән. Ул Казан йөртүчесе үзе машинасын артка биреп, махсус бәрелде, тәрәзәсен аягы белән тибеп ватты дип әйтә.