news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан җырчысы самокаттан егылып, умрау сөяген, берничә кабыргасын сындырган

«Волга-Волга» вокаль-инструменталь ансамбле Новгород шәһәрендә яр буйлап самокатта йөргәндә, фаҗига килеп чыга.

news_top
Казан җырчысы самокаттан егылып, умрау сөяген, берничә кабыргасын сындырган
Михаил Захаров

Казанның «Волга-Волга» вокаль-инструменталь ансамбле солисты Антон Салакаев хастаханәдә ята. Ул самокатта йөргәндә егылып умрау сөяген, берничә кабыргасын сындырган. Салакаевка бүген Республика клиник хастаханәсендә операция ясаганнар. Бу турыда «Татар-информ» клиниканың матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Музыкант хезмәттәшләре белән бергә Новгород шәһәрендә яр буйлап самокатта йөри. шул чакта ул егыла. 

«Беркайчан да йөргәнем булмады, дуслар тәкъдим итте. „Әйдә, йөреп карыйм“, дип уйладым. Менә хәзер монда ятам инде», — ди Антон Салакаев.

Музыкантның умрау сөяге, берничә кабыргасы сынган, сеңере өзелгән. Аңа РКБ № 2 хастаханәсенең травматолог-ортопедлары операция ясаган. Җырчының хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар