Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Символикасында – үрмәкүч, үзләре – яшүсмерләр: «Рёдан» төркеме нәрсә ул?

26-27 февральләрдә Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Новосибирскида һәм шул исәптән Казанда да йөзләгән яшүсмер тоткарланды. Алар – үзләрен «ЧВК «Рёдан» дип атаган яшүсмерләр төркеменә керүчеләр.

news_top_970_100
Символикасында – үрмәкүч, үзләре – яшүсмерләр: «Рёдан» төркеме нәрсә ул?
Фотолар социаль челтәрләрдән

Тоткарлауның сәбәбе – «Рёдан»нарның сәүдә үзәкләрендә сугыш оештыруы, яки инде сугышка әзерлек. Яшүсмерләр «Телеграм» каналлар аша килешеп, сәүдә үзәкләрендә очраша һәм төрле субкультура һәм группировка вәкилләре белән сугышырга җыена. Бер мәгълүмат буенча – яшьләргә Кавказ кешеләре, икенчеләренә коммунистлар һәм скинхедлар ошамаган.

Бу төркем вәкилләре инде берничә тапкыр сугыш оештырган иде. 19 февральдә Мәскәүнең «Авиапарк» сәүдә йортында яшүсмерләр компаниясе, урындыклар бүлешә алмыйча, сугыша башлый. Соңыннан аларның «Цб не мит» һәм «ЧВК Рёдан» төркемнәре вәкилләре икәне ачыклана. Икенче көнне – 20 февральдә «Маркос-молл» сәүдә йортында сугыша башлыйлар. Массакүләм мәгълүмат чаралары Санкт-Петербург, Тула, Курск, Новосибирск, Ростов, Ярославль һәм Казандагы тәртипсезлекләр турында яза башлый.

23 февральдә «Лубянка» метро станциясендә яшүсмерләр бер яшьтәшләрен кыйныйлар. Сугышны «Рёдан» төркеме башлаган. Ул, корал кулланып хулиганлык эшләүдә гаепләнеп, кулга алынган. 24 һәм 25 февральдә Мәскәүдә «Авиапарк» һәм «Маркос-молл» сәүдә йортларында тагын сугышлар була. 226 кеше кулга алына, 37сендә газ пистолетлары, пычаклар, страйкбол пистолетлары табыла. 2 көнгә кулга алынганнар 350 кеше була, аларның 319ы – яшүсмерләр. Санкт-Петербургта «Галерея» сәүдә йортында сугышта – 152 яшүсмер, Новосибирск шәһәр үзәгендәге бер сәүдә йортында сугышта берничә яшүсмер кулга алынган.

Кемнәр ул «реданнар»?

Яшүсмерләрнең барысының да чәчләре озын, өсләрендә үрмәкүч рәсеме һәм «4» цифры төшерелгән кара кием, шакмаклы ыштан. Рәсемдәге үрмәкүчнең аяклары тиеш булган саннан күбрәк – чын үрмәкүчнең 8 аягы булса, боларныкында – 12. 

Оешманың эмблемасы – уртада 4 саны төшерелгән үрмәкүч рәсеме – япон популяр анимесы Hunter x Hunter («Хантер х Хантер») алынган. Бу аниме Weekly Shonen Jump журналында 1998 елдан бирле чыга икән. «Рёдан» да шул ук анимедан – ул андагы җинаять төркеменең җитәкчесе. Аны шулай ук «Күләгә мәете» һәм «Үрмәкүч» дип тә атыйлар. Ә оешмага ни өчен ЧВК – «Частная военная компания» дип кушканнар, анысы билгесез, бәлки, бу – махсус хәрби операциягә бәйле рәвештә тугандыр. Яшүсмерләр сүзләренчә, «реданнар» – җәмгыятьтә үз фикерен яклаучы неформаллар, алар башкаларга охшамаган.

Яшьләрнең Интернетта язышуларыннан күренгәнчә, алар бу символ – үрмәкүчнең мәгънәсен үзләре дә аңламый, кайсыларыдыр аерылып торыр өчен дә шулай киенә. Мондый символикалы теләсә кайсы маркетплейста сатып алырга мөмкин.

«ВКонтакте»да берничә «Рёдан» төркеме бар, аларның иң зурысында 190 мең язылучы бар, яшүсмерләр анда мемнар, музыка алыша. «ЧВК Рёдан» төркемендә агрессив һәм милләтчел контент бар – яшүсмерләр мигрантларга, Кавказ кешеләренә, «гопникларга» (алар футбол фанатларын да шулар исәбенә кертә) каршы чыга. SHOT «Телеграм» төркеме хәбәр итүенчә, төркем яшүсмерләре 8 тапкыр бомба урнаштыру турында ялган хәбәр җиктергән. «ЧВК Рёдан»га каршы торучылар – футбол фанатлары. Үзләрен «офниклар» дип атаган футбол фанатлары «реданнарга» киемнәре өчен бәйләнә һәм аларны тезләндереп, чәчләрен кисәләр – «анти-Рёдан» акцияләре уздыралар.

Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә шундый 16 яшүсмер тоткарланган. Аларга 14-17 яшь. Яшүсмерләрне полиция бүлегенә китергәннәр, һәрберсеннән язмача аңлатма алганнар һәм ата-аналарына тапшырганнар.

Төркем турында фикерләр

Тоткарланган яшүсмерләр әйтүенчә, алар белән онлайн уеннарда танышкан ниндидер ир-ат идарә итә. Яшүсмерләр чатларында бу агымның Польшада һәм Украинада таралуы әйтелә.

«Алар кинәт кенә каяндыр килеп чыкты. Мондый агымнар тик торганда гына, идарә итүчеләр катнашыннан башка гына барлыкка килми. Хәзер бик нык эш алып барыла, каршы тору катгый булырга тиеш», – дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның хокук саклау органнарындагы вәкил.

«Бу төркемнәр нәрсәсе белән куркыныч? Алар криминалитетның киләчәге өчен нигез булып тора. Алар бит хорда җырлау белән шөгыльләнми. Әгәр дә аларга каршы тормасалар, җәза булмау җәмгыятьне социаль җимерүгә юнәлтелгән тагын да ныграк формаларга китерергә мөмкин. Криминалга җиткермәү өчен, хәзер үк профилактика үткәрергә кирәк», – дип саный Казан дәүләт медицина университетының психиатрия кафедрасы профессоры Ләйлә Шайдукова.

Бу балалар геройга әйләнмәсен, алардан кечерәкләргә үрнәк булмасын өчен, «йогышлы чир» учакларын тамырдан юкка чыгарырга кирәк, ди Шайдукова. Ә андый балаларның ата-аналарына шунда ук психиатрга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гадәттә, мондый күренешләр яшүсмерләрнең эмоцияләре һәм үз-үзләрен тотышларыннан аңлашыла.

Нинди карарлар кабул ителде?

Сугышлардан соң берничә җинаять эше кузгатылган. Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин бу эшләрне контрольгә алган. Baza «Телеграм» каналы хәбәр итүенчә, Мәскәү полицейскийлары «ЧВК «Рёдан» символикасы булган яшьләрне тоткарлый. 

Бу хәлләрдән соң «Рёдан» каналында төркем символикасы юмор максатларында гына кулланылуы, төркемнең көч кулланмавы турында язмалар барлыкка килде. «Рёдан» төркеме җитәкчеләре гафу үтенү турында хәбәрләр чыгарды. Новосибирск төркеме «ВКонтакте»дагы пабликның ябылуы турында хәбәр иткән. «Рёдан» төркеме вәкилләре хәбәр итүенчә, төркем турында негатив хәбәрләр чыга башлагач, төркемнәргә, күпләп, начар ниятле кешеләр языла башлаган. «Дуслар, фикердәшләр төркеменнән без оешкан җинаятьчел төркемгә әйләндек. Төркемне оештыручылар, аның әгъзалары андый максатлар куймаган иде», – дип яза төркем җитәкчеләренең берсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100