Казанның «Ильдан-Лик» модель агентлыгы вәкилләре Мәскәүдә узган «Дөнья моделе 2026» халыкара матурлык һәм талантлар бәйгесенең финалында Татарстан данын яклады.
Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән якынча 150 конкурсант катнашты. Финал берничә этапта узды, мастер-класслар, фотосессияләр һәм шоу-программа белән үрелеп барды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча 13 яшьлек Амаль Әюпов «Дөнья моделе 2026» титулын яулады, шулай ук «Дөньяда Fashion модельмен 2026» исеменә лаек булды. 13 яшьлек Риянна Галимова «Россиянең яшь чибәре 2026» номинациясендә җиңде. 15 яшьлек Денис Горохов исә «Дөньяда Best модельмен 2026» һәм «Дөньяда Вице-мистер модель 2026» титулларын алды.
Фотоны чараны оештыручылар тәкъдим итте
Жюри составында стилист Сергей Зверев, ММА көрәшчесе Анатолий Надратовский, блогер Руслан Бернес, дизайнер Татьяна Тузова һәм бәйгене оештыручы Ольга Каницкая бар иде.
Амаль Әюповка октябрьдә Санкт-Петербургта узачак «Красавица и Красавец Земного шара» дәрәҗәле бәйгесендә катнашу мөмкинлеге бирелде, дип хәбәр итте оештыручылар.
