news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан янындагы бистәдә яшәүче дүрт балалы гаилә йорт-җирсез, документларсыз калган

news_top
Казан янындагы бистәдә яшәүче дүрт балалы гаилә йорт-җирсез, документларсыз калган
видеодан скриншот

Казан янында Константиновка битәсендәге «Овощник-2» бакчачылык ширкәтендә яшәүче 4 балалы гаиләнең өе янып беткән. Балалар да, әти-әниләре дә өйдән чыга алган, этне дә коткарганнар, песиләр генә чыга алмаган. Бу турыда «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итте.

Гаилә башлыгы биредә сантехник булып эшли. Ул төнлә фейрверкка охшаган тавышка уяна. Тәрәзәдән карагач, түбәдә ут чыгуын күреп ала. Ир-ат тиз генә хатынын, балалар уята, барысы да өйдән чыгалар, этне дә алалар.

Ялкын тиз арада бөтен өйгә, гаражга күчә. 2 машина янып бетә. Малларын, документларын һәм киемнәрен алып чыга алмыйлар.

Ярдәм итәргә теләүчеләр «Татарстан 24» каналында телефон номерын карый ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар