news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан янындагы бистәдә 14 яшьлек кыз әнисен пычак кадап үтергән

news_top

Кичә иртән Казан янындагы Дубровка бистәсендә 14 яшьлек кыз үз әнисен үтергән. Кыз берничә тапкыр әнисенең муенына һәм корсагына пычак белән кадаган.

«Татар-информ»га билгеле булганча, 40 яшьлек хатын күпсанлы җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Кыз барысын да сөйләп биргән.

Кызның гаиләсе имин саналган. Әтисе эшмәкәр, матурлык салоннары челтәренә ия. Кыз Казанның техник югары уку йортларының берсе каршындагы лицейда укый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар