news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан янындагы авылда торган күчмә мунчаны урлаганнар

Хуҗа кеше полициягә гариза язган, милеген күрүчеләр булса, хәбәр итүне сорый.

news_top
Казан янындагы авылда торган күчмә мунчаны урлаганнар

Татарстанда яшәүче ир-ат Казан янындагы бер авылда супермаркет янына күчмә мунча урнаштырган булган. Шушы мунчаны урлап алып киткәннәр. Бу турыда социаль челтәрдәге @salmachi_online аккаунтына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Югалган милек хуҗасы социаль челтәрдә сөйләгәнчә, күчмә сауна-мунча Көек авылында супермаркет тирәсендә торган. Хәзер бу ир-ат мунчасын күргән кешеләр булса, үзенә хәбәр итүләрен сорый.

«Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, мунча хуҗасы полициягә гариза язган. Күчмә сауна торган урынга полиция хезмәткәрләре дә барып кайткан.

Хәзерге вакытта җинаять эше, яки административ эш кузгату турында мәсьәлә хәл ителә, дип аңлаталар ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар