news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан янында трассада машина тимер коймага бәрелгән һәм юл читенә төшеп капланган

news_top
Казан янында трассада машина тимер коймага бәрелгән һәм юл читенә төшеп капланган
Фото: Лаеш районы Дәүләт автомобиль инспекциясе

Бүген иртән Казан – Оренбург трассасының 30 километрында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Лаеш районы Дәүләт автомобиль инспекциясе хәбәр иткәнчә, Nissan Qashqai автомобиленең 79 яшьлек йөртүчесе имин тизлек һәм дистанция сакламаган. Нәтиҗәдә, машина тимер киртәгә бәрелгән һәм юл читенә төшеп капланган.

Автомобиль йөртүчесе һәм пассажир иминлек каешларын эләктергән булган, алар зыян күрмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар