news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан янында куркыныч һәлакәт: автомобиль бәрелешкәч, җирдән аерылып оча

news_top
Казан янында куркыныч һәлакәт: автомобиль бәрелешкәч, җирдән аерылып оча

Казанның Оренбург трактында куркыныч автоһәлакәт булган. «Хонда» автомобилен идарә иткән кыз икенче полосага күченгәндә арттан килгән «Киа» автомобилен күрми. Бәрелешкәч, «Хонда» автомобиле баганага бәрелә, һавага күтәрелә һәм ике полоса арасына төшә.

«Татарстан 24» каналы хәбәр итүенчә, кыз тизлекне арттырган булган. «Киа» автомобиле бу маневрга вакытында җавап бирә алмый.

«Хонда» автомобиле төзәтелмәслек дәрәҗәдә җимерелгән. Әмма кыз машинадан чыга алган. Ул хастаханәгә барудан баш тарткан, әмма аның җәрәхәтләре булган – шул сәбәпле, аны хастаханәгә барыбер җибәргәннәр.

Тикшерү бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар