Лаеш районында Усад белән Комлы Ковал арасында 3 автомобиль бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә 19 яшьлек пассажирның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Казан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, Volkswagen автомобиле белән идарә иткән 20 яшьлек йөртүче, Боровое Матюшино бистәсе ягыннан барганда, идарәне югалткан. Машина башта юл кырыендагы киртәгә бәрелгән, шуннан соң Toyota Land Cruiser һәм Range Rover машиналары белән бәрелешкән.
Юл‑транспорт һәлакәтендә Volkswagen автомобиленең арткы утыргычында булган 19 яшьлек пассажир һәлак булган. Җиңел машинаның йөртүчесе һәм тагын 2 пассажиры авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.
Видео: «Казань на максмалках» телеграм-каналы