Казан хирургы махсус операциядә эш көннәре турында: «Шаярту яки яхшы сүз һәрвакыт табыла»

«Махсус хәрби операция зонасындагы беренче көннәремне бик яхшы истә калдырдым»
Вадим Горбунов Казанда туып үскән. Ул Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, медицина фәннәре кандидаты. Хезмәт юлының беренче көннәреннән үк Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең кардиохирургия бүлегендә эшләгән.
«Медицина университетында мин хәрби кафедрада укыдым һәм запастагы офицер булып чыктым. Биографиямнең бу өлеше вакыт узу белән тормышымда шундый кискен борылыш ясар дип кем уйлаган», – ди Вадим Горбунов.
Махсус хәрби операциягә аны 2022 елның октябрендә мобилизация буенча чакырганнар. Табиб башта аптырашта калган, әмма офицерлар гаиләсендә тәрбияләнүе – үзеңне кулга алырга һәм бурычыңны лаеклы кабул итәргә мәҗбүр итә. Вадимның әтисе бөтен гомерен полициядә хезмәт итүгә багышлаган, ә өлкән абыйсы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләгән.
«Махсус хәрби операция зонасындагы беренче көннәрне мин бик яхшы хәтерлим. Полкның медицина ротасы составында без алгы сызык янына урнаштык. Әйтергә кирәк, рота бүген дә үз бурычларын югары профессиональ дәрәҗәдә үти. Күпмедер вакыттан соң, мин махсус билгеләнештәге медицина отрядына эләктем. Бу, хәрби үлчәмнәр буенча, шактый эре медицина оешмасы», – дип сөйли табиб.
Отряд фронттан шактый ерак урнашкан, шуңа тыныч кына эшләргә мөмкин. Шулай да, Вадим Горбунов билгеләп үткәнчә, вакыт-вакыт ракеталар очып килгәләгән.
«Кеше барысына да күнегә, махсус хәрби операциядә 3 еллык эш тәҗрибәсеннән соң, хәрби хәрәкәтләргә гадәти күренешкә караган кебек карый башлыйсың. Беренче вакытта бер дә алай тоелмады», – ди хирург.

Фото: © Вадим Горбуновның шәхси архивыннан
«Табибтан эчке тотнаклык таләп ителә»
Госпитальгә килеп 20 минут узуга, табиб беренче операциясенә кереп китә. Әле киемнәрен дә чыгарып өлгермәгән була. Яралыларның күпләп килүе исендә калган.
«Фильмнардагы кебек күренеш: бөтен идән канга баткан, тирә-якта – яралыларның ыңгырашкан һәм кычкырган тавышлары. Монда бөтен персоналның эшен грамоталы һәм паникага бирелмичә оештыра алучы кешенең булуы мөһим. Табибтан эчке тотнаклык таләп ителә: вакыт узу белән, ул үзеннән-үзе барлыкка килә. Берничә сугышта булган бер хәрби хирургның сүзләрен беркайчан да онытмаячакмын. «Беренче чиратта, авыртудан кычкыручыларга түгел, ә почмакта шыпырт кына утырган, агарынган кешеләргә игътибар ит. Иң авыр җәрәхәтләр шуларда була, һәм шуңа күрә аларның кычкырырга хәле булмый», дигән иде ул, – дип искә ала табиб.
Үз-үзен кулда тотарга, ант текстында әйтелгәнчә, «хәрби хезмәтнең барлык авырлыкларын түземлек белән кичерергә» Вадим Горбуновка «тагын да начаррак булырга мөмкин иде бит» дигән фраза ярдәм итә. Ул моны үз-үзенә бик еш кабатлый.
«Мин үземнең хезмәттәшләремне искә төшерәм дә, алар үз бурычларын алгы сызыкка бик якын урында, минекеннән күпкә начаррак шартларда үтиләр, дип уйлап куям. Бу уйлар миңа көч бирә һәм үз-үземне кызганырга юл куймый», – ди табиб.
«Шартлаулардан һәм ату тавышларыннан ерак кешеләр безнең турыда онытмый»
Хирург сүзләренчә, эре хәрби-медицина оешмаларындагы табибларның эше ашыгыч медицина ярдәме хастаханәләре табиблары эшеннән әллә ни аерылмый. Шунысы бар, беренче очракта персонал госпитальдә яши.
«Монда билгеле бер плюс бар: уянгач та, син инде эштә. Бездә көндәлек планерка бар, әмма уставны катгый саклауны беркем дә таләп итми. Безнең бурыч – строй белән йөрү түгел, ә дәвалау, һәм җитәкчелек моны аңлый», – ди Вадим Горбунов.
Аның сүзләренчә, госпитальдә кадрлар кытлыгы әлләни сизелми. Хәрби табибларга махсус хәрби операция зонасына ирекле рәвештә килгән табиб-волонтерлар ярдәм итә. Хирург эшли торган госпитальдә кайбер эре клиникалар да мактана алмый торган җиһазлар һәм материаллар бар. Монда гуманитар ярдәмнең өлеше зур.
«Хәрби хәрәкәтләр зонасында булганда, шартлаулардан һәм ату тавышларыннан еракта булган кешеләрнең безне онытмауларын белү бик мөһим. Мин Татарстан Хөкүмәтенә һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына бәяләп бетергесез ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. Мин аларның фронтка нинди ярдәм күрсәтүләрен шәхсән беләм. Төбәкара клиника үзәге баш табибы Рөстәм Хәйруллинга һәм махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм фонды булдырган клиниканың барлык хезмәткәрләренә аерым рәхмәт», – ди Вадим Горбунов.

Фото: © Вадим Горбуновның шәхси архивыннан
«Кулдан килгәннең барысын да үзебезнең госпитальдә эшлим»
Хәрби хирурглар 90 процент очракта кыйпылчык җәрәхәтләре белән эш итә – бу заманча кораллы конфликтларның үзенчәлеге. Пулялы яралар бик сирәк очрый.
«Минем белгечлегемә килгәндә, бу – аяк-куллардагы кан тамырлары яралары, йөрәк җәрәхәтләре дә очрый. Кагыйдә буларак, мондый җәрәхәтләр алучыларны һава юлы белән илнең Үзәк хәрби госпитальләренә озаталар. Мин кулдан килгәнне үзебезнең госпитальдә эшлим. Сүз уңаеннан, без гади гражданнарга ярдәм итүдән дә беркайчан баш тартмыйбыз», – дип сөйли хирург.
Госпитальдә ясалган операцияләр саны медицина учреждениесенең фронт сызыгыннан нинди ераклыкта һәм кайсы юнәлештә урнашуына бәйле. Вадим Горбунов әйтүенчә, кайчак көне буе операция бүлмәсендә булырга туры килә, ә кайчак 1-2 көнгә чагыштырмача тынлык урнаша.
Табиб хәрби хирург булып хезмәт итү чорында иң истә калган вакыйгалар турында сөйләде.
«Безнең госпиталь урнашкан зур булмаган гражданнар хастаханәсенә юл-транспорт һәлакәтеннән соң яшүсмерне алып килделәр. Егет, идарәне югалтып, юлдан очып чыккан һәм җирдән тырпаеп торган тимер штырьга килеп бәрелгән. Аның күкрәк читлеге ертылган иде. Без аны 4 сәгать чамасы «җыйдык», шок һәм зур кан югалтулар белән көрәштек», – дип искә ала табиб.
Егетне Луганск республика хастаханәсенә күчергәннәр. Вадим бу егетнең ай ярымнан соң терапевтка барганын күргәч, бик гаҗәпләнгән.
«Иң күңеллесе шул булды: торакаль хирургларга минем операциядән соң берни дә «үзгәртергә» һәм «эшләп бетерергә» туры килмәгән. Димәк, ниндидер файдам бар», – дип шаярта Вадим Горбунов.

Фото: © Вадим Горбуновның шәхси архивыннан
«Табиблар яралылар белән озаклап сөйләшеп утыра алмый»
Ачык йөрәккә ясалган операцияләр бик яхшы истә кала, ди табиб.
«Безнең госпитальдә шундый дистәдән артык операция ясалды, ләкин һәрвакыт аларны беренче тапкыр кебек ясыйсың. Тыныч тормышта йөрәккә операцияне махсус җиһазлар белән профессионаллар командасы ясый. Бу команда әгъзалары бер-берсен сүзсез аңлыйлар. Хәрби-кыр госпиталендә, нинди генә яхшы җиһазлар булган очракта да, мондый команда да, махсуслаштырылган инструментлар да каралмаган. Әйе, госпитальләрдә бик тәҗрибәле табиблар эшли, ләкин аларның күпчелеге хирургиянең мондый тар юнәлешләрендә зур тәҗрибәгә ия түгел», – ди Вадим.
Алда торган операция турында уйлаганда, ул аңлый: нәрсәдер план буенча китмәсә, үзенә генә таяна ала.
«Табиблар яралылар белән озаклап сөйләшеп утыра алмый. Һәркемнең авыртуын һәм газапларын үзең аша үткәрү авыр булыр иде. Ләкин яралыларның күңелен күтәрерлек көч тә, вакыт табыла. Хирург арсеналында шаярту яки яхшы сүз һәрвакыт табыла. Гадәттә, ампутациядән соң, яраланган кешегә аның бу җәһәннәмнән исән-сау чыгуы – үзе үк могҗиза икәнен аңлатырга тырышабыз», – дип сөйли хирург.

Фото: © Вадим Горбуновның шәхси архивыннан
Теләсә нинди хәрби госпиталь 24/7 режимында эшли, һәм эш күләме турыдан-туры фронттагы вазгыятькә бәйле. Вадим Горбунов әйтүенчә, 2023 елда госпиталь хезмәткәрләре «4 ай рәттән йокысыз диярлек эшләгән».
«Хәзер андый нәрсә юк инде. Йокыны туйдырырга һәм хәтта буш вакыт та табарга мөмкин, мәсәлән, китап укырга яки фильм карарга. Бәйрәм итүләр дә була – хәрби табиблар да гади кешеләр. Бездә бөтен коллектив белән пилмән яки манты ясау традициясе бар», – дип сөйли хирург.
«Университетта яхшы укыганым өчен үземә күп тапкыр рәхмәт әйттем»
«Мобилизациягә кадәр мин кардиохирург идем – бу бик тар белгечлек. Сугышларда алынган кан тамырлары җәрәхәте турында минем гомуми күзаллауларым гына бар иде. Ияләнергә вакыт булмады. Үземнең һөнәри компетенцияләрем өлкәсен кискен киңәйтергә туры килде. Травматология, гомуми хирургия буенча университет белемнәре кирәк булды. Университетта яхшы укыганым өчен мин күп тапкыр үземә рәхмәт әйттем», – дип уртаклаша Вадим Горбунов.
Табибка фәнни эшләнмәләренең дә кирәге чыга. Үз вакытында, диссертация язганда, ул яраларны дәвалау ысулларының берсен сизелерлек модернизацияләгән. Махсус хәрби операциядә, әлге ысулның файдасы күренгән.

Фото: © Вадим Горбуновның шәхси архивыннан
«Махсус хәрби операция – ул чын тормыш мәктәбе һәм үз-үзеңне ныклыкка тикшерү. Мин бик мөһим нәрсәләргә өйрәндем. Беренче чиратта, бу – җаваплылык һәм сабырлык. Синең өчен беркем дә эшләмәячәген һәм аны ахырына кадәр эшләргә туры киләчәген аңлыйсың. Үз-үзеңә һәм үз көчеңә ышаныч барлыкка килә, хирург эшендә бу – бик мөһим. Тагын мин кешеләрнең мөнәсәбәтләрен һәм тыныч тормышта гадәттә игътибар ителми торган бик гади әйберләрне бәяләргә өйрәндем. Мин авыр ситуацияләрдә югары дәрәҗәле кешеләрнең үз статуслары белән мактанмавын, ә бары башкалар белән бертигез эшләвен күрдем. Барысы да бер-берсенә ярдәм итәргә һәм файдалы булырга тырыша. Әгәр син бүген иптәшеңә ярдәм итмәгәнсең икән, иртәгә ул сиңа ярдәм итмәячәген аңлыйсың. Бу планда сугышта барысы да гади һәм аңлаешлы», – дип сөйли Вадим Горбунов.
Барлык мобилизацияләнгәннәр кебек үк, Вадим да елына 2 тапкыр ялга кайта. Ул үзен реалист дип атый һәм хыялларга һәм фантазияләргә чумарга яратмавын әйтә.
«Тыныч тормышта үземне югалтмаска һәм сугыш вакытындагы кебек үк файдалы булып калырга теләр идем. Иң мөһиме – кайтырга, ә анда вакыт күрсәтер», – ди ул.
Чыганак: «Татар-информ», Роман Боданов