news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан хастаханәсеннән бинтлар уралган пациент чыгып качкан

news_top

Казанның 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе бинасыннан бинтлар уралган ир-ат чыгып, автобус тукталышы ягына йөгерүе төшерелгән видео узган ялларда социаль челтәрләрдә таралды.

Хастаханә матбугат хезмәте «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, ир-атны хастаханәгә ашыгыч ярдәм медиклары китергән. Пациент бәдрәфкә керергә сораган һәм шуннан качып киткән. Табиблар шунда ук полициягә хәбәр иткән.

Казан Сәламәтлек саклау идарәсе белдерүенчә, ашыгыч медицина ярдәме бригадасы ир-ат китерелгән адреска барган һәм аны шунда тапкан. Ул үзенә медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарткан.

Клиникадан качу сәбәбен сорагач, ир-ат «хатыным минем фатирымда янгын чыгара, дип хәбәр иттеләр», дигән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 февраль 2026
    Исемсез
    Мескен ир-атка тынычлап бүлнистә ятарга да ирек бирми бит бу хатыннар. Ирләргә тимик, җәберләмик аларны, аларның саны кимү безне борчырга тиеш бит.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар