Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Рөстәм Миңнеханов катнашында сынау режимында эчке рейсларга хезмәт күрсәтү өчен яңа B терминалын эшләтеп җибәрделәр. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ул аэропортның үткәрү сәләтен сизелерлек арттырырга һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Бүген эчке һава линияләренең гамәлдәге терминалы проектныкыннан ике тапкырга артык йөкләнеш белән эшли. Ул елына 2,5 млн пассажирга исәпләнгән, әмма асылда 5,4 млн.га якын пассажирга хезмәт күрсәтә. Бу инфраструктурага югары йөкләнеш тудыра һәм пассажирларның уңайлылыгына йогынты ясый.

Яңа B терминалы елына 5,7 млн пассажирга хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән. Аның мәйданы 38 мең квадрат метрдан артык, ә үткәрү сәләте – сәгатенә 1,5 мең пассажир. Бинада 32 теркәү урыны, очыш алдыннан 9 тикшерү линиясе, 9 утыртуга чыгу юлы, 4 телетрапны кертеп, заманча автоматлаштырылган багаж эшкәртү системасы, иркен көтү зоналары һәм ике яңа бизнес-зал каралган.
Балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Терминалда ике гаилә киңлеге җиһазландырылган: берсе тикшерү узганчы, икенчесе чиста зонада. Киләчәктә шулай ук гыйбадәт бүлмәләрен ачу планлаштырыла. Яңа инфраструктура теркәлүне, тикшерүне узуны, багажны эшкәртүне һәм аны бирүне тизләтергә, шулай ук пассажирларның аэропортта булуларын уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Яңа терминал эше өчен өстәмә рәвештә 350 хезмәткәр кабул ителгән.

Рөстәм Миңнехановка пассажирның теркәү урыныннан алып утыртуга кадәр бару маршрутын күрсәттеләр. Ул балалы гаиләләр өчен ял итү зоналарында булды. Яңа терминалда, билет категориясенә карамастан, балалар өчен ял итү өчен шартлар тудырылган. Моннан тыш, республика Рәисе җәмәгать туклануы зонасын карады. Рөстәм Миңнеханов җәмәгатьчелек файдалану урыннарында даими чисталыкны сакларга кирәклегенә аерым игътибар бирде.
Терминал сынау режимында ачылды. Аэропорт терминалы техник яктан катлаулы объект булганлыктан, аны эшләтеп җибәрү хезмәт күрсәтелә торган рейслар санын акрынлап арттыруны һәм барлык системаларның реаль шартларда эшләвен тикшерүне таләп итә. Бүген беренче рейс озатылды. Көн саен рейслар саны артачак.

Авиакомпанияләр шулай ук яңа терминалга этаплап күчәчәк. Беренче булып Татарстанның UVT Aero авиакомпаниясе булды. Аннары аңа акрынлап эчке рейслар башкаручы башкалар кушылачак. Эшләтеп җибәрүнең мондый тәртибе барлык хезмәтләрнең эшен тикшерергә, процессларны җайга салырга һәм беренче көннәрдән үк пассажирларга уңайлы хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
