news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан үзәгендә авариядә Самара өлкәсеннән килгән өч кеше һәлак булган

news_top

Дәүләт автоинспекциясе узган ял көннәрендә Казанның Петербург һәм Назарбаев урамнары чатында булган юл-транспорт һәлакәтенең видеосын чыгарды.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Lexus автомобиле йөртүчесе Назарбаев урамы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә «Уңга таба хәрәкәт» билгесе таләбен үтәми һәм зур тизлектә бетон коймага бәрелә. Бәрелүдән соң автомобиль әйләнеп каплана һәм янәшәдә тукталып торган биш машинага зыян килә. Һәлакәттән соң машинага ут каба.

Авариядә Lexus йөртүчесе һәм ике пассажиры урында ук һәлак була. Дәүләт автоинспекциясендә аларның өчесенең дә Самара өлкәсендә яшәүчеләр булуын ачыкладылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар