Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан үзәге – Бауман урамында Тукайны беләләрме?

Татар өчен иң мөһим көннәрнең берсе – 26 апрель. «Бөек Габдулла Тукайның туган көнен белмәүчеләр юктыр ла инде» дигән уйлар белән КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында филология һәм журналистика юнәлешендә белем алучы 10.2-301 төркем студентлары сораштыру оештырды. Шул студентларның берсе – Фирүзә Гыйниятова язмасы.

news_top_970_100
Казан үзәге – Бауман урамында Тукайны беләләрме?

Әлеге сораштыруны төшерү өчен 6 төркемгә бүлендек. Һәммәсенең дә Тукай бабабызның бөеклеген, танылганлыгын исбат итәсе килде.

Алинә Фәхретдинованың иң беренче әңгәмәдәше – тыйнак кына яшь малай. «Татар телен беләсеңме?» – дигән сорауга «Беләм, әлбәттә», – дип, Тукайның әсәрләрен санап китүе күңелләрне күтәреп җибәрде! Кулына кофе тотып, саф һава суларга чыккан туташның Тукайның «Шүрәле»сен белүе, мәктәп елларыннан исендә калган әсәрне хәтерләве, Тукайны яшьләр белә, дигән нәтиҗә ясарга этәрде. Әмма кызганыч – әлеге чылбырны татарча гомумән белмәгән кыз өзде. Әмма оялудан күзләрен түбән төшерде – өмет өзелмәде әле… Кояш күзлекләре киеп, киң итеп елмайган әфәнде дә Тукайның әсәрләрен белмәвен әйтте.

Бар өмет – якты йөзле, урта яшьләрдәге абыйда. Ул, әлбәттә, Тукайны да, аның әсәрләрен дә белә иде. Алинәнең сораштыруында катнашучылар бишәү булды, аларның өчесе Габдулла Тукайны да, аның әсәрләрен дә белде!

Мәрьям Ибраһимова, Ландыш Билалова, Әлфинә Фәйзкәбирова сораштыруларын кояштай якты йөзле кыздан башладылар. Габдулла Тукайны да, аның иҗатын да белә булып чыкты, хәтта «Туган тел» шигырен дә сөйләп күрсәтте.

Ефәк яулык бәйләгән апа Тукай иҗаты белән таныш, әмма әсәрләренең аз өлешен генә исендә калдырган булып чыкты. Яшь туташларның Тукайны белүе (әле, өстәвенә, башка күренекле әдипләребезне атавы), шигырьләрен хисләнеп сөйләүләре боз йөрәкләрне дә эретерлек булды.

Бауман урамында сөйгәне белән култыклашып барган әфәнде «Нинди шагыйрьләрне беләсез?» дигән сорауга: «Барысын да!» дип җавап бирде. «Түбәтәй» мерчын кигән егет тә Тукайны белә булып чыкты. Бу тормышка туры мәгънәдә ал күзлекләр аша караган кыз татар телендә исемен әйтеп бирде, шәхесебез белән «чуть-чуть» таныш икәнен белдерде. «Текә» итеп киенгән бер төркем кызлар да Тукайны белә булып чыкты, хәтта бергәләшеп «Туган тел»не дә сөйләп күрсәттеләр.

Кызларның сорашуында 11 кеше катнашты, шуларның нибары берсе генә Тукайның әсәрләрен әйтә алмады. Яшьләрдә өмет бар икән әле!

Өченче иң зур төркем студентлары Мифтахова Лилия, Миңгалиев Радик, Кыямов Ихтыяр, Фәттахова Айгөл, Гаделгәрәева Ралина 6 кеше белән әңгәмә кордылар. Шулар арасында Томас Шелбига охшаган егет тә бар иде, ул балачактан шәхесебезнең шигырьләрен, әкиятләрен укып үсүе , Тукайның якташы булуы турында әйтте. Донецк шәһәреннән килгән, калабыз белән хозурланып йөргән абзый әлегә Казанда 2 генә көн булуын, Тукай турында белмәвен әйтте. Урта яшьләрне узган ханым Тукайның «Татарский поэт, уровень чуть ли не Пушкина» дип җавап бирде, әмма язучыбызның әсәрләрен атый алмады. Башларына «Казан» дип язылган түбәтәй кигән, Мәскәүдән калабызга фестивальгә дип килгән кызлар татарча да, Тукайны да белми булып чыктылар.

Сораштыручыларыбыз кулларын төшермәде, эзләнүне дәвам итте. Ниһаять, татар телле абзый – язучыбызның адашы очрады, әлбәттә, ул Тукай иҗаты белән таныш.

Яшьләрнең Тукай әсәрләрен белеп бетермәвен соңгы әңгәмәдәшче исбат итте. Нәтиҗәдә Тукайны 4 кеше белә булып чыкты.

Вәлиуллина Азалия, Зарипова Сиринә, Садыйкова Диләрә, Хәйруллина Гөлия сораштыруны шулай ук Бауман урамында оештырдылар. Иң беренче әңгәмәдәшче татарча да, Тукайны да, аның иҗатын да белә булып чыкты. «Текә прическалы» яшь егет өйдә татарча аралашуларын искәртеп үтте, «Туган тел»не дә сөйләде. Кытай егетенең татар телен дә, Тукайны да белмәве гаҗәп булмады... Кояш күзлекләре кигән, мөлаем олы яшьтәге апа үзенең рус мәктәбендә укуы, әмма татар теленә булган җылы хисләре, телне өйрәнү теләге турында сөйләде. Рус телендә аралашса да, Тукай турында ишеткәне бар булып чыкты.

Кызларның сораштыруында 5 кеше катнашты, шуларның берсе генә Тукайны белмәде, анысы да – кытай егете! Яхшы нәтиҗә!

Гыйниятова Фирүзә белән Тимербаева Ләйсәннең сораштыруында 9 кеше катнашты.

Ике дус кыздан башланып китте сораштыру. Кызларның берсе көлемсерәп кенә басып торды дияргә була, икенчесе активрак булыр чыкты: барлык сорауларга да дөрес җавап бирде. Бауман урамыннан гөрләшә-гөрләшә килгән, 45 ел элек мәктәпне тәмамлауларын бәйрәм иткән ханымнардан да сораштырды кызлар. Тукай иҗаты белән таныш, аның әкиятләрен оныкларына сөйләүләре турында әйтте якты йөзле татар әбиләре. «Түбәтәй»дә утыручы яшь кызның татарча белү ихтималы зур иде, шулай булып та чыкты! Саф татар телендә дөрес итеп барлык сорауларга да җавап бирде. Яшьләрчә киенгән, кулына әфлисун согы тоткан егет Тукайны белүе, әмма аның иҗаты белән таныш булмавын әйтте.

Каршыбызга үзебезнең төркем кызлары килә иде – алардан да сорадык. Билгеле, филология һәм журналистика бүлегендә укучы кызларыбыз Тукайны да, әсәрләрен дә белә!

Җитди кыяфәтле, каядыр кызу-кызу ашыга торган ике туташ «Татар телен беләсезме?» дигән сорауга башларын гына селтәделәр. Чираттагы туташлар әдәбият белән дус булып чыктылар. «Десерт»ка олы яшьтәге рус телендә сөйләшүче татар әбиең калды. Тетә-вата «Туган тел»не сөйләп сораштыруны тәмамлады. Нәтиҗәдә, күпчелек Габдулла Тукайны белә булып чыкты.

Ралинә Хәбирова 12 кешедән Тукай турында сораштырды. Купчелек шагыйребезне белми булып чыкты.Түбәтәй кигән малайның татарча белмәве бигрәк тә кызганыч булды. Тик арада Тукайның үзен дә, әсәрләрен дә белүчеләр очраштыргалады. Ралинә бөек әдибебез турында Тукай мәйданы метро станциясендә дә сорашты. Станциянең кем исемен йөртүен барысы да белделәр, шөкер.

Ралинә сораштырып кына калмады – һәркемгә Тукай турында мини-лекция укыды. Ул сөйләгәннәр һәркемнең башына кереп калгандыр дип өметләнәбез.

Ралинәнең сораштыруы буенча, Тукай исемен ишетүчеләр шактый, әмма иҗаты белән танышлары бармак белән санарлык булып чыкты.

Гомумиләштереп әйткәндә, татар милләтеннән булган кешеләрнең барысы да Тукай турында белә, әмма арада аның иҗаты белән таныш булмаганнар да очрый. Бөек шагыйребезне белмәүләре – бик күңелсез күренеш...

Туган телебездә сөйләшсәк, мәшһүр әдипләребезне онытмыйча, алар турында башкаларга да җиткерсәк – милләтебез бетмәс!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100