Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан үсә: туучылар арта, аерылышучылар кими

2022 елда Казанда яңа туган сабыйлар саны 8,8 процентка кимегән, әмма Татарстан башкаласы Идел буе төбәкләре арасында халык саны арткан бердәнбер миллионлы шәһәр булып кала. Бу һәм башка демографик күрсәткечләр турында шәһәр мэриясендә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләштеләр.

news_top_970_100
Казан үсә: туучылар арта, аерылышучылар кими
Римма Миңнуллина: «Идел буе федераль округының миллионлы шәһәрләре белән чагыштырганда, Казан туучылар саны буенча югары дәрәҗәне саклый»
Фото: kzn.ru

«Яңа туган сабыйларның 43 проценты – гаиләдә беренче бала»

Киңәшмәдә катнашучылар алдында төп доклад белән Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, катлаулы 2022 ел шәһәр территориясендә туучылар саны статистикасында чагылыш тапты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы яза.

«Узган елда 18 704 бала туды, бу 2021 елдагыдан 8,8 процентка кимрәк. Шуңа да карамастан, Идел буе федераль округындагы миллионлы шәһәрләр белән чагыштырганда, Казан туучылар саны буенча югары күрсәткечләрне саклый», – дип белдерде Римма Миңнуллина.

Аның сүзләренчә, Казанда әниләрнең 80 проценты баланың туу турында таныклыгын бала тудыру йортында ук алган.

«Ир балалар тууны теркәү кызларга караганда 686га күбрәк булды. Гаиләдә беренче булып 8086 бала туды. Бу – яңа туган сабыйларның гомуми санының 43 процентын тәшкил итә. Икенче балалар – 35 процент, өченче һәм аннан соңгы туган балалар – 22 процент», – дип хәбәр итте спикер.

Казанда әниләрнең 80 проценты баланың туу турында таныклыгын бала тудыру йортында ук алган.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Римма Миңнуллина, ЗАГС эшчәнлегенең төп юнәлеше итеп, әлеге саннарны цифрлаштыруны атады. Аның сүзләренчә, бу – башкала үсеше өчен кирәкле демографик мәгълүматны нәтиҗәлерәк теркәү мөмкинлеге бирәчәк. Моннан тыш, цифрлаштыру ЗАГС органнары хезмәтләрен халык өчен уңайлырак итәргә ярдәм итә.

Ведомство җитәкчесе билгеләп үткәнчә, узган ел Казанның 279 гаиләсе – игезәк, 4 гаилә – өч игезәк баланың әти-әнисе булган.

«2022 елда малайларга кушылган популяр исемнәр – Әмир, Кәрим һәм Марк иде. Кызларга кушылган иң популяр исемнәр – Әминә, Ясминә, София булды», – дип хәбәр итте ул.

Балаларына гадәти булмаган һәм сирәк исемнәр кушучылар да бар. Малайларга Айвенго, Акбарс, Гектор исемнәрен, кызларга Настасья, Тамерлана, Фина исемнәрен кушучылар булган.

Узган елда Казанның 279 гаиләсе – игезәк, 4 гаилә – өч игезәк баланың әти-әнисе булган.

Фото: ©«Татар-информ»

«Үлүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда 25 процентка кимегән»

Туучылар саныннан тыш, демографик картинаның тагын бер мөһим ягы – үлем. Казанда ул 1 ел эчендә 25 процентка кимеде, дип дәвам итте Миңнуллина үз докладын. Аның сүзләренчә, узган ел үлем күрсәткечләрен пандемиягә кадәрге дәрәҗәгә кайтару чоры булды.

«Узган ел белән чагыштырганда үлүчеләр саны 25 процентка кимеде һәм 13 912 кеше булды. Шуларның 48 проценты – ир-атлар һәм 52 проценты – хатын-кызлар. Татарстан башкаласында туучылар санының үлүчеләр саныннан 26 процентка артып китүе мөһим демографик фактор булып тора», – дип аңлатты Римма Миңнуллина.

Чагыштыру өчен ул, мисал итеп, Мәскәү һәм Санкт-Петербургны китерде, анда 2022 елда туу һәм үлем нисбәте тискәре булган (минус 4 процент һәм минус 20 процент).

«Өйләнешү – аерылышу» нисбәте буенча Казан Идел буе федераль округының миллионлы шәһәрләре арасында иң яхшы динамиканы саклый.

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

«21 сентябрьдән Казан ЗАГС идарәсендә мобилизацияләнгәннәр белән 468 никах теркәлде»

Тагын бер төп күрсәткеч – никахларны теркәү. Казанда ул 9,5 процентка артты. Бу – халык арасында гаилә кыйммәтләренең өстенлеге турында сөйли, дип ассызыклады шәһәр ЗАГС җитәкчесе.

«Узган ел шәһәрдә 12,8 мең пар никахларын теркәде, бу – аннан алдагы ел белән чагыштырганда 9,5 процентка күбрәк. Бу маркерның артуы, нинди генә катлаулы вакыйгалар булуга карамастан, гаилә коруның иң мөһим кыйммәтләрнең берсе булып калуын күрсәтә», – дип ассызыклады Римма Миңнуллина.

Никахлар саны артуга өлешчә мобилизация дә йогынты ясады. Узган елның 21 сентябреннән «Казан Экспо» җыелу пунктында һәм танк училищесы полигонында көн саен кыскартылган тәртиптә никахларны теркәү һәм аталыкны билгеләү мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрелде.

«Мобилизацияләнгән гражданнар катнашында 468 никах теркәдек. Һәм 38 мобилизацияләнгән кешегә аталыкны билгеләү буенча хезмәт күрсәтелде», – дип мәгълүматлары белән уртаклашты докладчы.

Никахлар саны арту фонында шәһәрдә аерылышулар дәрәҗәсе үзгәрмәгән диярлек, һәм 5,2 мең очрак теркәлгән.

«Аерылышулар күрсәткече 2021 ел дәрәҗәсендә диярлек сакланды һәм 5285 очрак теркәлде, кимү 1 процент тәшкил итте. Аерылышуларның 74 проценты суд карары белән теркәлгән, калган 26 проценты – ир белән хатынның уртак гаризасы буенча», – дип билгеләде Римма Миңнуллина.

«Өйләнешү – аерылышу» нисбәте буенча Казан Идел буе федераль округының миллионлы шәһәрләре арасында иң яхшы динамиканы саклый, дип өстәде ул.

«2022 ел нәтиҗәләре буенча Уфада өйләнешүчеләр санына карата аерылышучылар өлеше – 56 процент, Самарада – 59 процент, Пермьдә – 58 процент, Түбән Новгородта – 54 процент тәшкил итте», – дип йомгаклады үз чыгышын Римма Миңнуллина.

Илсур Метшин: «Казанда туучылар саны узган ел белән чагыштырганда бераз үзгәрде, әмма ул элеккечә үк Идел буе федераль округының миллионлы шәһәрләренә караганда күпкә югарырак».

Фото: © kzn.ru 

«Без – Идел буе федераль округындагы миллионлы калалар арасында халыкның табигый артуын саклаучы бердәнбер шәһәр»

ЗАГС идарәсе мәгълүматларына Казан мэры Илсур Метшин йомгак ясады. Ул ассызыклаганча, Казанда туучылар саны Идел буе федераль округының башка миллионлы шәһәрләренә караганда өчтән бер өлешкә артыграк.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, соңгы елларда ЗАГС органнары эшен актив рәвештә цифрлаштыру бара. Зур күләмдәге мәгълүматны цифрлаштыру өчен зур тырышлык таләп ителә.

«Ләкин ахыр чиктә бу – үзара бәйләнеш процессларын җиңеләйтә. Барыннан да элек, гражданнар, Казан халкы, шулай ук күпсанлы идарә органнары белән», – диде Метшин.

Аның сүзләренчә, төгәл демографик мәгълүматлар социаль программалар һәм инфраструктура үзгәрешләре өчен нигез булып тора. Яңа районнар, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм социаль учреждениеләр хәзерге демографик күрсәткечләр һәм фаразлар нигезендә проектлана.

«Казанда туучылар саны узган ел белән чагыштырганда бераз үзгәрде, әмма ул, элеккечә үк, Идел буе федераль округының миллионлы шәһәрләренә караганда күпкә югарырак. Аерма өчтән бер өлешкә диярлек. Бу – безнең шәһәрдә яшәүчеләрнең кәефен күрсәтүче төп лакмус кәгазе. Бу – аларның иртәгәге көнгә ышанулары хакында сөйли», – дип ассызыклады Метшин.

Шәһәр башлыгы 2 пандемия елыннан соң казанлылар арасында үлүчеләр саны кимүгә бәйле позитив тенденцияне билгеләп үтте. «Һәм, иң мөһиме, без – Идел буе федераль округындагы миллионлы калалар арасында халыкның табигый артуын саклаучы бердәнбер шәһәр», – дип йомгаклады Казан мэры.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100