news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан уртасында таксистлар күмәкләшеп сугышкан

Вокзал янындагы күмәк сугышта ир-атлар да, хатын-кызлар да була.

news_top
Казан уртасында таксистлар күмәкләшеп сугышкан

Казанның Үзәк вокзалы янында торучы таксистлар клиентларын бирмәс өчен күмәкләп сугышкан. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итте.

Хәзер бу кешеләр полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткәннәр. Судмедэкспертиза билгеләнгән. Бу турыда агентлыкка Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә әйткәннәр.

Шаһитлар сүзләре буенча, вокзал янында торучы таксистлар көндәшлек аркасында сугышкан. Күмәк сугышта ир-атлар да, хатын-кызлар да була. Бу кешеләрне полиция килеп кенә аралап туктата.

Күмәк сугыш видеосы социаль челтәрләрдә таралды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар