Казанның Университет урамында 3 машина бәрелешкән. Авариядә 11 яшьлек бала имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Казан Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, биредә Hyundai, Lixiang һәм Volkswagen бәрелешә. Аварияне Volkswagen китереп чыгарган, чөнки ул светофорның кызыл төсенә узган.
Volkswagen йөртүче 55 яшьлек ир-ат, аның 11 яшьлек пассажиры имгәнгән. Баланы Балалар республика клиник хастаханәсенә алып киткәннәр, диелә хәбәрдә.