news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан урамыннан бара торган машинадан бер кызны чыгарып атканнар - видео

Машинадан очып чыккан кыз чак кына башка машина тәгәрмәче астында калмый.

news_top
Казан урамыннан бара торган машинадан бер кызны чыгарып атканнар - видео
https://pixabay.com

Казанның Космонавтлар урамы буйлап юлдан бара торган машинадан бер кыз очып чыккан мизгелне башка автомобиль видеорегистраторы төшереп алган. Бу турыда «Татарстан» телеканалы хәбәр итте.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, ишеге ачык джип трассадан бара. Бу вакытта аның янында да шактый машиналар күренә. Шул чакта ишектән бер кыз очып чыга, ул юлга барып төшә. Кызны чак кына башка машина таптамый узып китә.

Кыз юл өстендә хәрәкәтсез ятып кала, аны ташлап калдырган машина исә китеп бара.

Социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, вакыйга 2 февральдә үк булган. Кыз белән егет талаша башлаган, шуннан соң егет кызны төртеп төшергән. Кызның аягы имгәнгән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар