news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан урамында хатынын типкәләп кыйнаган пистолетлы ир кеше бернинди дә җәза алмаячак

news_top

Казанның Павлюхин урамында травматик пистолет тоткан ир хатынын «ашыгыч ярдәм» машинасыннан өстерәп алган. «Ашыгыч ярдәм» табибларын хатынның ата-анасы чакырткан булган.

Хатын ирен әти-әнисенең юбилеена – 25 ел бергә яшәүләрен бәйрәм итәргә чакырган. Башта күңелле генә утыралар, тәмле ашыйлар, эчәләр. Градус арткач, яшьләр талаша башлый, ишегалдына чыгып китәләр, дип яза «Иптәш» каналы.

Сүзгә сүз килеп, эләгешеп китәләр. Ире хатынын чәченнән сөйрәп йөри башлый, башына суга. Кулы белән кыйный, тибә. Хатыны җиргә егылгач та туктамый.

Егет «ашыгыч ярдәм» табибларына пистолет белән янагач, тегеләр каршы килми, зыян күрүчене кире бирәләр. Соңрак гаилә бәйрәменә полиция дә килә. Кыйнаучы ир административ җәза да, җинаять җәзасы да алмаячак: аңа карата беркемдә дә дәгъва юк икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар