news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан урамында туктап калган автобусны пассажирлар этеп барган — видео

Трамвайларга комачауламасын өчен, автобусны чаттан этеп алып чыкканнар.

news_top
Казан урамында туктап калган автобусны пассажирлар этеп барган — видео

Казанда юл уртасында туктап калган автобусны пассажирлар этеп барган. Бу урыннан кадрларны «Татарстан» телеканалы күрсәтте.

Социаль челтәрләрдә таралган видео кадрларыннан күренгәнчә, вакыйга Ямашев проспектында булган. Чатта туктап калган автобус трамвайлар хәрәкәтенә комачауламасын өчен, аны бер төркем кешеләр этеп алып бара. Алар пассажирлар булган дип фаразлана.

Видео янына комментарийлар да язып калдырганнар. «Барысы да карантин аркасында» дип шаярталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар