Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан урамында тәгәрмәче шартлаган машина әйләнеп капланган

news_top_970_100

Казанның Комлы урамында яшьләр утырган машина әйләнеп капланган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Йөртүче сүзләренчә, машина тәгәрмәче кисәк кенә шартлаган.

Әлеге хәл иртәнге якта була. Комлы урамыннан бара торган машина юл кырыена төшеп китә һәм әйләнеп каплана. Салондагы яшьләр Новониколаевка ягына таба өйләренә кайтып бара торган булган.

Йөртүче сүзләренчә, тәгәрмәч шартлагач, ул идарәсен югалткан. Бу вакытта машина сәгатенә 80 километр тизлек белән бара торган булган.

Ул машина йөртү таныклыгын 2 ай элек кенә алган. Пассажирларның берсенең кулы имгәнгән, тагын икесе куркып кына котылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100