Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан урамында сугышкан машина йөртүчеләрне полиция эзләп тапкан

Копылов урамында машиналарын юл уртасында ташлап калдырып, башка йөртүчеләргә комачаулаган 30 һәм 51 яшьлек ир-атка карата җиде протокол төзелгән.

news_top_970_100
Казан урамында сугышкан машина йөртүчеләрне полиция эзләп тапкан

Казан урамында машина йөртүчеләр үзара сугышкан. Бу хәлне шаһитлар видеога төшереп, социаль челтәрләрдә тараткан. ЮХИДИ хезмәткәрләре шул кешеләрне эзләп тапкан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы шәһәр автоинспекциясенә сылтама белән хәбәр итте.

Копылов урамында «ирләрчә аралашу» оештырып, сугышып торган кешеләр төшерелгән видео челтәрдә таралган. Интернетны мониторинглау вакытында ЮХИДИ инспекторлары әлеге видеороликка игътибар иткән.

Кадрлардан күренгәнчә, ике ир-ат та машиналарын юл уртасында ташлап калдыра. Бу машиналар башка йөртүчеләргә комачаулый. Ир-атлар исә бер-берсен йодрыклары белән тукмый, алар юл буйлап йөренә. Аннары икесе дә машиналарына утырып китеп баралар.

Инспекторлар ике хуҗаны да эзләп таба, аларны автоинспекциягә чакыралар. Әңгәмә вакытында ир-атлар үз гаебен таный.

«Ике машинаны да йөртүчеләргә карата административ протоколлар төзелде. Аларның гомуми суммасы 25 мең 500 сум. 30 яшьлек ир-атка карата өч протокол, 51 яшьлек йөртүчегә карата дүрт протокол төзелде», — дип сөйләгән Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Юл хәрәкәте иминлегенең пропаганда бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы, полициянең өлкән лейтенанты Алия Вәлиева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100