news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан урамында машина чокырга төшеп киткән

news_top
Казан урамында машина чокырга төшеп киткән
Фото: Казан водоканалы

Бүген Казанның Адоратский урамында су үткәргечтә авария булган, һәм юлда чокыр барлыкка килгән. Шуннан соң әлеге чокырга җиңел машина төшеп киткән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Бәхеткә, кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк.

Авария 300 мм диаметрлы торбада булган, бу торба 1984 елда ук салынган. Ул 2 метр тирәнлектә ята.

Урында тиешле хезмәтләр эшли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар