Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан урамында квадроцикллар трюклар ясап йөргән — видео

Шәһәр урамыннан җилдергән егетләр хәзер штраф түләячәк.

news_top_970_100
Казан урамында квадроцикллар трюклар ясап йөргән — видео

Татарстан башкаласы урамнарында квадроциклларда йөрүчеләр сурәтләнгән видео социаль челтәрләрдә таралды. Аларның шәхесләрен полиция хезмәткәрләре ачыклаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында сөйләделәр.

Видео кадрларында өч ир-ат сурәтләнгән. Алар квадроциклда узыш оештырган. Квадроцикллар башка машиналар арасыннан хәрәкәт итә, алар ике тәгәрмәченә генә басып күтәрелә, төрле трюклар ясыйлар.

Полиция хезмәткәрләре кадрда кайсы урын сурәтләнүен һәм бу техника чарасының хуҗаларын ачыклаган.

Урамда җилдерергә яратучы егетләргә карата протокол төзеп, шттраф салганнар. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен алар 1500 сум штраф түләргә тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100