Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан урамында исерек егет идарә иткән машинаны ЮХИДИ экипажлары куып йөргән

Тизлеге рөхсәт ителгән тизлектән ике тапкыр артык булган машинаны берничә экипаж берьюлы эзәрлекләгән.

news_top_970_100
Казан урамында исерек егет идарә иткән машинаны ЮХИДИ экипажлары куып  йөргән

Казанның Константиновка бистәсендә бер машина белән исерек йөртүче идарә итә. Аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатмакчы була, тик исерек кеше хокук саклаучыларга буйсынмый. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Әлеге вакыйга урыныннан кадрлар социаль челтәрләрдә чыкты. Комментарийлардан аңлашылганча, урында берьюлы өч экипаж эшли.

Казан автоинспекциясе «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, кагыйдә бозган машинаның тизлеге рөхсәт ителгән тизлектән ике тапкыр артык була.

«Азин урамындагы 101нче йорт каршында кичке якта „Шкода“ машинасы кагыйдә боза. Аны юл инспекторлары туктатмакчы була. Ләкин ул хокук саклаучы таләбен үтәми, тизлеген арттырып, Халитов урамына таба китеп бара», — дип аңлаталар ЮХИДИда.

Экипаж бу турыда дежур бүлеккә хәбәр бирә һәм кагыйдә бозучыны эзәрлекләп китә.

«25 минут куганнан соң, машинаны Дәрвишләр бистәсендә туктаталар. Документларын тикшергән вакытта руль артында 21 яшьлек егет булуы ачыклана. Ул Биектау районында яши, машина белән исерек килеш идарә итә», — дип сөйлиләр автоинспекциядә.

Полиция хезмәткәре таләбен үтәмәгән, светофорның кызыл төсенә йөргән, номерлары пычрак булган, куркыныч итеп йөрткән һәм машина белән исерек килеш идарә иткән өчен, бу кешегә карата 19 төрле материал төзелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100