news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан урамында йөрүчеләргә һөҗүм иткән егетләрне эзлиләр (видео)

news_top
Казан урамында йөрүчеләргә һөҗүм иткән егетләрне эзлиләр (видео)
видеодан скриншот

Казандагы Имәнлек урамында йөрүче кешеләргә һөҗүм иткән егетләр төркемен эзлиләр. Әлеге хәл 30 апрельдә булган. Биредә медицина битлекләре кигән егетләр узып баручыларга ташлана. Бу турыда «Татарстан-24» каналы хәбәр итте.

Урамдагы гадәттән тыш хәл мизгелен видеокүзәтү камералары төшереп тора. Аннары кадрлар социаль челтәрләрдә тарала. Шуннан соң полиция бу видеоны тикшерә башлаган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хезмәткәрләре әлеге низагта катнашучыларны актив рәвештә эзли. Тикшерү барышында гадәттән тыш хәл турында барысын да ачыклау һәм тиешле процессуаль карар кабул итү өчен чаралар башкарыла, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар