news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан урамында ике аягы да сынган егетне тапканнар

Егет мөстәкыйль рәвештә бер адым да атлый алмаган.

news_top
Казан урамында ике аягы да сынган егетне тапканнар
Казан кешеләре урамда ике аягы да сынган һәм гипсланган егетне күреп алганнар. Бу турыда "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте.

Егет Казан кешесе түгел. Ул Димитровградтагы әти-әниләре белән талашып, Ульяновскига әбисе янына чыгып киткән. Үзе белән телефоны да, паспорты да булмаган. 

Өстәвенә бу егетнең култык таяксыз йөри алмавы ачыкланган. Ул мөстәкыйль рәвештә бер адым да атлый алмаган.

Егет үз шәһәрендә күпердән егылып төшеп, ике аягын да сындырган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Кешеләр аңа ашарга китергәннәр. "Ашыгыч ярдәм" чакырып, хастаханәгә озатканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар