Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан урамында битлек кигән шәрә ир-ат йөгереп йөргән — видео

Гвардейская урамы буйлап йөргән кешене полициягә алып килгәннәр.

news_top_970_100
Казан урамында битлек кигән шәрә ир-ат йөгереп йөргән — видео

Казанда бер ир-ат шәрә килеш урам буйлап йөгереп йөргән. Ул битлек кенә кигән булган. Шаһитлар бу хәлне видеога төшереп алган.

Кадрлардан күренгәнчә, шәрә ир-ат йөгерә, аның артыннан тагын бер кеше чаба. Бер мизгелдә алар очрашалар һәм сугыша башлыйлар.

«Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр иткәнчә, шәрә ир-атны Гвардейская урамында тоткарлаганнар. Аны «Танкодром» полиция бүлегенә китергәннәр. Бу кешегә карата үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен протокол төзегәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100