news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан урамында башына кызыл чиләк киеп йөргән сәер кешене төшергәннәр - видео

Казан урамында башына кызыл чиләк киеп йөргән сәер кешене төшергәннәр - видео

news_top
Казан урамында башына кызыл чиләк киеп йөргән сәер кешене төшергәннәр - видео
Казанның Лаврентьев урамында башына кызыл чиләк кигән кешене төшереп алганнар. "Ни гаҗәп, хәтта машина астына да эләкмәде", -дип яза моны төшергән кеше.

Видеога комментарий язучыларның кайберләре аны авырудыр дип уйлаган. Әмма күпләр бу кеше берәр тренингка йөридер, анда шундый бирем булгандыр дип фаразлый.


Кайбер психологик тренингларда кешеләрнең оялу хисен бетерү максатыннан дип шундый гадәттән тыш биремнәр үтәргә кушалар. Мәсәлән, Казанда ләгәннәр өстерәп йөргән кызларны, Рим заманнарындагыча киенгән кешеләрне фотога төшергәннәре бар иде. Кеше шушындый биремнәрне үтәгәч, тренингларны иркен үти ала башлый дип өйрәтәләр аларны үткәрүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар