news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан урамнарына кар чистартучы роботлар чыкты - видео

news_top

Казанда тротуарларны һәм җәяүлеләр зоналарын чистарту өчен 8 роботлаштырылган машина кулландылар. Бу хакта шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр иттеләр.

«Алар гадәттә кулдан җыештырыла торган тротуарларны һәм җәяүлеләр зоналарын чистарта. Карны тиз арада көртләрдән арындыруда яхшы темп саклыйлар», – диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта машиналар шәһәрнең төрле урамнарында сынау режимында эшли. Комитетта роботларның киләчәктә юл хезмәтләренең ышанычлы ярдәмчеләренә әверелүен көтәләр. Моның өчен предприятиеләрнең фикер-тәкъдимнәрен җыячаклар.

Комитетта шулай ук узган тәүлектә Казанда 5,3 мм явым-төшем булуын билгеләп үттеләр. Кар чистарту эшләренә 210 берәмлек техника һәм 274 юл эшчесе җәлеп ителгән.

Видео: Казанның тышкы төзекләндерү комитеты матбугат хезмәте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар