news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан университетының атказанган профессоры Алтер Литвин вафат

news_top

Казан федераль университетының атказанган профессоры Алтер Литвин вафат булган. Бу турыда университетның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татарстан 24» хәбәр итте.

Мәрхүмне соңгы юлга бүген, 7 мартта, Арча зиратында озаталар.

Алтер Литвин – тарих фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты.

Ул 1962-1979 елларда Казан дәүләт педагогика институтында, 1979–1985 елларда Казан химия-технология институтында, 1985–2013 елларда Казан дәүләт университетында укыта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар