Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан университетының элеккеге ректоры вафат

Мәрхүм белән хушлашу 6 майда 10 сәгатьтә КФУның икенче корпусының мәрмәр залында була.

news_top_970_100
Казан университетының элеккеге ректоры вафат

Бүген Казан университетының элеккеге ректоры, КФУның атказанган профессоры, Россия һәм Татарстан Фәннәр академияләре академигы Александр Коновалов вафат булган. Аңа 87 яшь иде. Бу турыда университетның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәрхүм белән хушлашу 6 майда 10 сәгатьтә КФУның икенче корпусының мәрмәр залында була.

Александр Иванович Коновалов 1934 елның 30 гыйнварында Казанда туган. Ул дөнья күләм танылган галим, дистәләрчә фәнни хезмәт авторы. 1979-1990 елларда Казан университеты ректоры була.

Александр Коноваловның биографиясе белән КФУ сайтында танышып була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100