news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан – Ульяновск юлында пассажирлар утырган автобус авариягә очраган

news_top
Казан – Ульяновск юлында пассажирлар утырган автобус авариягә очраган
видеодан скриншот

8 гыйнварда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ экипажы М7 трассасында юл кырыена төшеп киткән автобусны күреп ала. Аның авария сигналлары яндырылган була. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Автобус йөртүче сүзләренчә, транспорт ватылган. Пассажирлар Чаллыдан Казанга таба бара торган булган. Кешеләр туңган.

Автоинспекторлар аларны узып баручы машиналарга утыртып, кирәкле урынга озаткан. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткән.

9 гыйнварда автоинспекторлар тагын бер автобус пассажирларына ярдәм итә. Казан – Ульяновск юлының 23нче километрында автобус юл кырыена төшеп киткән. Салонда 15 кеше булган. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Аларны башка автобуска утырып җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар