
Татарстанда Казан – Ульяновск трассасында 3 машина бәрелешкән авариядә 2 бала һәлак булган. Бу турыда Татарстан прокуратурасы телеграм-каналында хәбәр ителә.
Фаҗига 10 августта кич белән Апас районында Шонгуты авылы янында була.
Якынча белешмә буенча, Казан – Буа – Ульяновск юлының 66 нчы километрында Hyundai Solaris йөтүчесе идарәсен югалта һәм каршы як полосага чыга. Биредә ул Honda Civic машинасына бәрелә. Аннары Honda Civic автомобиле үзе белән бер якка таба бара торган «ВАЗ-2110» машинасына бәрелә.
«Honda Civic машинасындагы балигъ булмаган яшьтәге 2 пассажр – малай белән кыз һәлак булды», – диелә хәбәрдә.